11нче февраль көнне Килдебәк авыл китапханәсе каршында оешкан "Ак калфак"клуб берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. Китапханәче Ләйсән Рәкыйпова мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган могҗизалар кыры оештырды. Уенда катнашучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты буенча булган сорауларга төгәл һәм дөрес җаваплар бирделәр. Могҗизалар кыры Муса Җәлилнең шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды. Чарада Саба ҮКСы директоры Билалова Л.Р. һәм методист Шакирҗанова И.И.катнашты. Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы "Ак калфак" оешмасының эшчәнлеге, "Саба сөлгесе"бәйгесен үткәрү тәртибе турында сөйләде, авыл халкы белән аралашты.