7нче февраль көнне Саба ҮКСы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы, методист Шакирҗанова Илсөяр Илдус кызы, библиограф Шамилова Альбина Ринат кызы белән бергәләп Юлбат авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Ак калфак” клубы хатын-кызларының чираттагы утырышының эшчәнлеге белән таныштылар. Юлбат авылында “Ак калфак” клубы хатын-кызларының чираттагы утырышында борыңгыдан килгән кич утыру йоласы күрсәтелде. Кич утыруда йолалар, яшьлектә җырланган җырлар, матур уеннар искә төшерелеп,мәкалләр, табышмаклар, такмаклар әйтү белән үрелеп барды. Чара ахырында килгән кунаклар үзләренең уй-фикерләрен, теләкләрен җиткерделәр.Саба ҮКСы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы “Ак калфак” оешмасының эшчәнлеге, “Саба сөлгесе” бәйгесен үткәрү тәртибе турында сөйләде, авыл халкына сүзләрен җиткерде.