Камалыштагы Ленинградта яшәгән ветеран белән очрашу.

2019 елның 1 феврале, җомга

27 нче гыйнвар Ленинградны тулысынча фашистлар блокадасыннан азат итү көне булып билгеләнеп үтелә.  Шул уңайдан Килдебәк урта мәктәбе укучылары тарих укытучысы Абдуллина Л. М. җитәкчелегендә   камалыштагы Ленинградта яшәгән Исхаков Ренат Садыйк улы белән очрашты. Ренат Садыйк улы бүгенгесе кондә Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тормыш итә. Ренат Садыйк улының балачагы Бөек Ватан сугышы елларында блокададагы Ленинградта үтә. Ветеран укучыларга сугыш еллары турында сөйләде һәм үзенең хәтирәләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International