Арташ авыл җирлегендә халык җыены.

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

28 гыйнвар көнне  Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р. М. Ишниязов һәм район башлыгы урынбасары Р. Р. Закирҗанов катнашында Арташы авыл җирлеге халык җыены булып узды. Җыенда шулай ук хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Арташ авыл җирлеге башлыгы, Әгъләмҗанов Алмаз Рәхимҗан улы,  2018 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты, 2019 елга планнар һәм алдагы эш турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International