12-13 нче гыйнвар көннәрендә Казанның бадминтон үзәгендә “Татарстанның бадминтон өметләре” ярышларының финалы булып узды. Ярышта барлыгы 250 спортчы көч сынашты.
Ярышта җиңүчеләрне ялгыз, парлы, катнаш уеннарының нәтиҗәләреннән чыгып билгеләделәр. “Татарстанның бадминтон өметләре”ярышларында гел алдынгы урыннар алган спортчыларны спорт җиһазлары белән бүләкләделәр.
2008 нче елгы һәм аннан кечерәк категориядә (парлы ир-атлар) – 2 нче урынны “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче Ибраһимов Нияз белән Зайнеев Айназ алды.
2008 нче елгы һәм аннан кечерәк категориядә (ялгыз ир-атлар) –өченче урынны “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче Ибраһимов Нияз алды.
2008 нче елгы һәм аннан кечерәк категориядә (катнаш) – өченче урынга Зайнеев Айназ/Афанасьева Виктория -“Сабантуй” спорт мәктәбе/ Түбән Кама шәһәре спортчылары лаек булды.