Бәйрәм белән! Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән!

2019 елның 12 гыйнвары, шимбә

Хөрмәтле Саба районы прокуратурасы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

   Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйбыз!

   Прокуратура-илнең хокук саклау системасының мөһим звеносы. Гражданнарның социаль хокукларын һәм икътисадый ирекләрен, дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен яклау сыйфаты сезнең хезмәткә турыдан-туры бәйле. Сез тормышның барлык өлкәләрендә законнар үтәлешен күзәтәсез, хокук саклау органнары эшен координациялисез, хокук тәртибен ныгытуны һәм җинаятьчелекне кисәтүне тәэмин итәсез, район халкының хокукый культурасын күтәрәсез.

   Бүген прокуратура органнарында югары квалификацияле юристлар хезмәт итә, алар өчен намус, гаделлек, принципиальлек һәм шәхси батырлык төп тормыш юллары булган һәм шулай булып кала.

   Законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга лаеклы өлеш керткән, тупланган тәҗрибәне яшь буынга тапшырган ветераннарга рәхмәтебезне белдерәбез.

   Сезнең белемегез, һөнәри сыйфатларыгыз киләчәктә дә Россия дәүләтчелеген ныгытуга, хокук һәм законлылыкны тәэмин итүгә ярдәм итәр дип ышанабыз.

   Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек, Ватанга хезмәт итүдә яңа казанышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International