Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты – интернатының яңалыклары

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Яңа ел  уенчыкларының җемелдәве” дип исемләнгән күңел ачу чарасы

2019 елның 8 нче гыйнварендә Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты- интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. җитәкчелегендә “Яңа ел  уенчыкларының җемелдәве”  дигән  чара үткәрелде.

Чараның  максаты: балалар өчен тылсымлылык, серлелек атмосферасын булдыру; балаларны яңа ел уенчыклары тарихы белән таныштыру; уенчыкларга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Балаларның  иң матур һәм иң яраткан бәйрәме-Яңа ел килеп җитте. Урман чибәре чыршы  безнең балалар йортында зарыгып көтелгән кунак булды. Ул үзе белән күпме шатлык һәм күңел күтәренкелеге алып килде. Безнең балалар чыршыкайны бизәргә бик яраталар. Бер ел эчендә балалар тартмаларда нинди уенчыклар булуын онытып та җибәргәннәр. Шуңа күрә алар уенчыкларны җентекләп, зур кызыксыну белән карадылар. Тартманы  ачасың, ә анда... искиткеч йолдызчыклар, мәрҗәннәр, күркә, чикләвек, шарлар. Алар барысы да матур һәм нәзберек!

“Яңа ел  уенчыкларының җемелдәве” программасы барышында балалар чыршы уенчыкларының нинди булуын, аларны булдыру тарихын белделәр. Шулай ук чарада катнашучыларның күзаллауларын киңәйткән легендалар, шигырьләр, табышмаклар әйтелде. Балалар бик теләп Яңа ел җырларын җырладылар, күңелле музыка астында биеделәр. Чара ахырында тәрбияче белән берлектә чыршы бизәкләре ясау буенча мастер-класста үзләренең иҗади сәләтләрен тормышка ашырырга тырыштылар.

 

Югары- Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернатында “Тәмле һәм матур” итеп җиләк-җимешләрдән салат әзерләү

 

2019 елның 9 гыйнвар көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна “Тәмле һәм матур” итеп җиләк-җимешләрдән салат әзерләргә өйрәтте.  

Шөгыльнең максаты: балаларны җиләк- җимеш салаты әзерләү процессы белән таныштыру; аш бүлмәсендә куркынычсызлык кагыйдәләрен формалаштыру, пөхтәлек, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, үзеңә һәм башкаларга шатлык китерү теләге тәрбияләү.

Җиләк- җимеш салаты- иң файдалы, тәмле җиләк-җимешләрдән торган  десерт. Әфлисун ул күпләрне кояш белән ассоциацияли. Әфлисунда А, В1, В2 һәм С витаминнары бар. Груша күп төрле файдалы матдәләргә бай:  клетчатка, шикәр, глюкоза, җиләк-җимеш.  Алмада витаминнар һәм туклыклы матдәләр күп. Банан- көньяк илләрендә үсә. Бананда баш мие, йөрәк һәм мускуллар өчен файдалы матдәләр бар. Йогурт-ул әчкелтем эчемлек,аны җиләк-җимеш кушылмаларыннан әзерлиләр.

Тәрбияче балаларга  җиләк- җимешләрнең файдасы турында,кеше тормышында никадәр  кирәкле икәнлеген аңлатты. Җиләк- җимешләргә багышланган  табышмакларның җавапларын таптык, аш бүлмәсендәге куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшердек. Балалар бик тырышып җиләк- җимешләрне турадылар,соңыннан бергәләп бу тәмле десерт белән сыйландылар.

 

ЮгарыУтар акылга зәгыйф булган балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлек” бүлегендә  «Дөньяда күк могҗизасы» дип исемләнгән  Раштуа укулары

2019 нчы елның 10 нчы гыйнварында  Югары Утар акылга зәгыйфь булган   балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлегендә тәрбияче Яруллина Р.Р. «Дөньяда күк могҗизасы» дип исемләнгән  Раштуа укулары үткәрде.

Максатлары

 - күрү  һәм ишетү сәләтен үстерү;

 - уңай хисле атмосфера тудыру, күңелле  ял итү;

- Раштуа бәйрәме турында кузаллауларын киңәйтү.

Раштуа бәйрәме-ул иң чын могҗизалар һәм әкият тарихларының вакыты. Бу көнне теләкләр һәм хыяллар чынга аша.

Тәрбияче Яңа ел китабының тылсымлы тарихын сөйләде, кызыклы рәсемнәрне күрсәтте. Балалар үзләрен бер мизгелгә Раштуа, тылсым һәм могҗизалар дөньясына эләккән кебек хис иттеләр. Раштуа тарихы геройлары итеп үзләрен тойдылар, чөнки тәрбияче аларга Раштуа бәйрәмендә зәңгәр күк йөзе образын күрсәтте. Костя белән бергә Раштуа турында җырлар җырладылар.

Балалар бөек бәйрәм – Раштуа бәйрәменә багышланган  викторинада  да бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International