“Юлларда күренеп тор!”

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү, хезмәт күрсәтү, төрле чараларда катнашу буенча максатчан эш алып барыла. 7 декабрь көнне Тимершык авылы мәдәният йортында “Юлларда күренеп тор!” Республика күләм акциясе уздырылды. Чара Тимершык урта мәктәбе укучылары һәм ясле-бакчасында тәрбияләнүче балаларның чыгышлары белән үрелеп барды. Акциянең төп максаты балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерү , бигрәк тә кичке вакытта киемнәрдә яктырткыч элементларның мөһимлеге аңлатылды. Соңыннан участок вәкаләтлеләре М.М.Гатин, Р.А.Садриев, ЮХИДИ ның искәртү бүлеге җитәкчесе И.Д.Насибуллин, ЮХИ бүлеге җитәкчесе Г.Н.Ягофарова, Саба районы полиция бүлегенең кадрлар бүлеге җитәкчесе Б.М.Сабиров темага кагылышлы докладлар белән чыгышлар ясап, Кыш бабай белән берлектә мәктәп, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә яктырткыч элементлар һәм истәлекле бүләкләр өләштеләр. “Тимершык авыл җирлеге”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International