Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары – «Хрустальное сердце мира» Халыкара фестиваль-конкурсы призерлары

2018 елның 8 декабре, шимбә

8 нче декабрь көнне Казан шәһәренең Полимер мәдәният сараенда, ел саен үткәрелә торган, «Хрустальное сердце мира» Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗат фестиваль-конкурсы үтте. Бәйге, илнең төрле почмакларында яшәүче,  балаларны сәнгать  ярдәмендә берләштерү, дөньяның төрле илләренең мәдәни традицияләрен саклау; милләтара һәм халыкара элемтәләрне үстерү; мәдәният өлкәсендә иң талантлы яшьләрне һәм балаларны ачыклау һәр  яктан ярдәм күрсәтү; коллектилар җитәкчеләре  һәм укытучылары арасында тәҗрибә алмашу, һөнәри осталыкларын үстерү максатыннан чыгып үткәрелде. Бу бәйгедә Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары катнашты һәм яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр:

- «Наз» халык уен кораллары ансамбле (җит. Харрасов Р.С.) - I нче дәрәҗәдәге Лауреат;

- Габизов Илсаф (җит. Харрасов Р.С.) - II нче дәрәҗәдәге Лауреат;

- Миннегулова Алсу һәм Мифтахова Алина фортепиано дуэты (җит. Хафизова Ч.Ф. һәм Зәйнетдинова З.З.) - II нче дәрәҗәдәге Лауреат.

Җинучеләребезне һәм җитәкчеләрен чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә аларга иҗади унышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International