8 нче декабрьдә Халыкара рәссам көне билгеләп үтелә, ул 2007 елда «Искусство народов мира» дип Халыкара ассоциациясе тарафыннан оештырылган иде. Бу бәйрәм профессионаллар һәм рәсем сәнгатен яратучылар гына түгел. Иҗат кешедә дөньяга сөенергә һәм аны яратырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә бүгенге бәйрәм-барлык гүзәл затлар өчен дә.
Шул уңайдан Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә рәссамнар көненә багышланган мәктәпкәчә әзерлек балалар төркемнең ата-аналары белән мастер-класс үткәрелде. Чарада катнашучылар рәсем ясау алымнары белән таныштылар, картиналар өйрәнделәр һәм рәсемнәр ясадылар. Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.