Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында йөзү буенча ярышлар.

2018 елның 8 декабре, шимбә

2018 елның 7 декабрендә Казан шәһәрендә йөзү буенча муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы узды.

Йөзү буенча ярышларда безнең команда, бары тик Мамадыш районыннан гына калышып, 2 нче урынны алды. Әлеге ярышларда район данын Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы; Гараев Айдар Наил улы; Гыймадиев Айзат Рамил улы; Сиразутдинова Альбина Нәкыйп кызы, запас Фәрхетдинова Гүзәлия Әсхәт кызы, Хаҗиев Айдар Хәнифулла улы яклады,

Команданы чын күңелдән зур уңышлары белән котлыйбыз һәм сәламәтлек һәм иминлек телибез!

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International