«Изгелек кыл - игелеклелек бүләк ит»

2018 елның 7 декабре, җомга

7 декабрь көнне «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»ндә Халыкара инвалидлар көненә багышланган традицион декада булып узды. Саба балалар сәнгать мәктәбе «Саба интернат-мәктәбе» ДБМУ сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны кабул итте. «Изгелек кыл - игелеклелек бүләк ит» дигән бәйрәм программасы уздырылды.

Чараның максаты балаларга игелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, юмартлык, аларда инвалидларга карата ихтирамлы, кешелекле мөнәсәбәт тәрбияләү һәм аларны җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары буларак тану.

Кунакларга Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары төрле конкурслар һәм уеннар белән матур бәйрәм концерты күрсәттеләр. Балалар бик канәгать калдылар, чөнки уңай энергия гына түгел, ә истәлекле бүләкләр һәм балалар сәнгать мәктәбе коллективы исеменнән татлы сюрпризлар да алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International