"Яхшылык кыл" стена газетасы
4 декабрь көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Хәбибуллина Гөлнара җитәкчелегендә "Яхшылык кыл" исеме астында стена газетасы чыгарылды. Республикабызда һәр ел саен үткәрелүче инвалидлар ункөнлеге башланып китте. Бу чара инвалидлар өчен бик мөһим. Чөнки аларга игътибар аеруча кирәк. Декабрь аенда башланып киткән бу ункөнлек, безнең балалар йортында тәрбияләнүчеләргә дә бик ошый. Тәрбияче апалары белән алар "Яхшылык кыл" исеме астында стена газетасы чыгардылар. Нәни куллары белән чәчәкләр ясап, аларны кәгазьгә ябыштыру балаларга бик ошады.
Яхшылык җирдә ятмый ул,
Бары эшләргә кирәк.
Мохтаҗларга ярдәм итү,
Кешелектән зур бүләк.
«Һәр күңелнең үз кояшы!»
хәйрия концерты
6 декабрь көнне район мәдәният йортында халыкара инвалидлар көне уңаеннан “Һәр күңелнең үз кояшы!” дип исемләнгән хәйрия концерты булып үзды.
Әлеге концерт программасында мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм татар эстрада йолдызлары катнашты.
Безнең интернатта тәрбияләнүче балалар да ике концерт программасы белән катнаштылар: “Шарлар белән бию” һәм “Кучатырлар белән бию”.
Әлеге чара ахырында Саба районы башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы үзенең рәхмәт сузләрен җиткерде.