Педагог-оештыручылар өчен район семинары

2018 елның 7 декабре, җомга

Балалар иҗат үзәгенең еллык планы нигезендә, Саба гимназиясе базасында «Укучылар  үзидарәсе аша төрле яклап шәхес тәрбияләү" темасына педагог-оештыручылар өчен район семинары узды.

Семинар барышында педагог-оештыручы Н. А. Галиева тарафыннан әзерләнгән «Интернет – яхшымы, яманмы?» темасына җыен тәкъдим ителде.  Семинарның икенче өлешендә педагог оештыручы А. И. Ибраһимова  Саба гимназиясендә балалар оешмасы эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды.

Семинар кызыклы, нәтиҗәле һәм дустанә мөнәсәбәттә үтте. Гомуми нәтиҗәләр, түгәрәк өстәл артында, балалар иҗат үзәге директоры В. А. Хабибрахманова һәм районда балалар хәрәкәтен үстерү бүлеге мөдире Г. Р. Фаляхова катнашында ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International