Мишә авыл җирлеге яңалыклары

2018 елның 7 декабре, җомга

Мәүлид бәйрәме

Лесхоз бистәсендә урнашкан “Нургали “ мәчетендә ел саен  Мәүлид бәйрәме зурлап үткәрелә.Быел да бәйрәм зур оешкан төстә үтте. Мул чәй табыны әзерләнде һәм бәрән итеннән тәмле пылау пеште.

Инвалидлар декадасы

Декабрь аена керү белән  инвалидлар декадасы башланып китте. Әлеге декада җәмгыяткә , мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игьтибар һәм һәрвакыт ярдәм итеп торырга кирәклеге хакында искәртеп тора. 1 декабрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар янында кунакта булдылар..."Без сине яратабыз, онытма", - дидек без аңа. Ул бик шатланды, кунаклар белән аралашырга тырышты.

Мини - футбол

3 декабрь көнне, Килдебәк урта мәктәбенең спорт залында Саба муниципаль районының 2018-2019 еллар сезоны буенча  ирләр командалары арасында мини-футбол буенча чемпионатының чираттагы уеннары булып узды.Мишә авыл җирлегенең "УРМАН" мини-футбол командасы да район Чемпионатында актив катнаша. Командага уңышлар телибез !

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International