Саба муниципаль район Советында гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча узачак:
Татарстан Республикасы, Саба районы, Байлар Сабасы бистәсе, Г.Закирпов урамы, 52 нче йорт.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль район Советы карамагына түбәндәге вәкәләтләр керә:
1) муниципаль берәмлек уставын кабул итү һәм аңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, муниципаль хокукый актлар бастырып чыгару;
2) муниципаль берәмлекнең рәсми символларын билгеләү;
3) муниципаль районның бюджетын һәм әлеге бюджет үтәлеше турында отчетны раслау;
4) муниципаль районның җирле салымнарын һәм җыемнарын билгеләү, үзгәртү һәм юкка чыгару, Россия Федерациясенең салымнар һәм җыемнар турындагы законнары нигезендә, аларны түләү буенча ташламалар бирү;
5) Энергияне сакчыл куллану энергия куллануның нәтиҗәлелеген арттыру юнәлешендә муниципаль программаларны раслау;
6) Район үсеше планнарын һәм программаларын кабул итү, аларның үтәлеше буенча отчетларны раслау;
7) район чикләрен үзгәртү инициативасы белән чыгу;
8) җирле референдумнарны билгеләү;
9) район Башлыгын сайлау;
10) район Башлыгы урынбасарын сайлау;
11) район Башкарма комитеты Җитәкчесен билгеләү, аның отставкасын кабул итү;
12) район Башкарма комитетының структурасын раслау, аның хезмәткәрләре санын билгеләү;
13) район Башкарма комитеты Җитәкчесе вазыйфасын башкаруга конкурс үткәрү тәртибен билгеләү;
14) Контроль-хисап палатасы, финанс - бюджет палатасы һәм мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталарының нигезләмәләрен раслау;
15) районның сайлау комиссиясе әгъзаларын билгеләү.
Алдан язылу мәҗбүри түгел.