Районыбызда аз керемле гаиләләргә Саба муниципаль районының «Забота» халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү фонды аша товарлар бирү гамәлгә ашырыла. Шул уңайдан,28 нче ноябрь көнне Мишә авыл җирлегендә дә 11 гаиләгә көнкүреш товарлары тапшырылды.