Мини-футбол буенча Байлар Сабасы зонасының беренче лига ир-ат командалары арасында Саба муниципаль районы чемпионаты

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

           Кичә, 2018 елның 26 ноябрендә, Килдебәк урта мәктәбенең спорт залында Саба муниципаль районының Байлар Сабасы зонасындагы Югары лига ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты дәвам итте. Беренче уенда ТАТАВТОДОР - ДЮСШ командалары очрашты. Уен ТАТАВТОДОР командасы файдасына 5-2 исәбе белән тәмамланды. Алдагы ике уен 3-2 исәбе белән тәмамланды. ИКШУРМА САБИНСКИЕ ОКНА командасын җиңде, ә ИСПОЛКОМ командасы САБАГРО командасыннан көчлерәк булды. Бүген Тимершык урта мәктәбенең спорт залында Беренче лига, уеннары дәвам итә.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International