Районыбызда әти-әниләр комитетлары арасында “Тату сыйныф серләре” дип аталган бәйгенең муниципаль этабы дәвам итә.Бәйге-очрашу 29нчы октябрьдә Сабабаш төп мәктәбендә үтте. Лесхоз урта мәктәбе һәм Сабабаш төп мәктәпләренең командалары уңышлы чыгыш ясады.
Һәр кешенең бөек кыйммәте-сәламәтлек. Баланы көчле, ныклы, сәламәт үстерү - ата-аналарның теләге һәм җәмгыять алдында торган төп бурычларның берсе. Сәламәт яшәү рәвешен иң яхшы пропагандалау -физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү. Әйтергә кирәк, безнең илдә һәм өлкәдә моңа зур игътибар бирелә. Әгәр дә акыллы хезмәт физик яктан чиратлашса, укуда да, спортта да шактый уңышларга ирешергә мөмкин. ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән " Сәламәт тәндә сәламәт акыл!» дип аталган ярышлар оештырдылар.