31 октябрь көнне Иске Мичән авыл мәдәният йортында балалар өчен бөек рус язучысы Л. Н.Толстойның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган презентация һәм мәгълүмат сәгате оештырылды. 2018 ел Татарстан Республикасында Лев Толстой елы дип игълан ителде. Без дә читтә калмадык һәм әлеге вакыйгага багышланган беренче чара гына түгел инде. Балаларга Л.Н.Толстойның балачагы һәм иҗаты турында бик кызыклы итеп сөйләнде. Әңгәмә презентация белән үрелеп барды. Балалар язучының төрле портретларын һәм фотоларын карадылар. "Филипок"хикәясе укылды.