26-27 нче октябрь көннәрендә Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасы шәхси кубогының 3 нче туры булып узды. Әлеге ярышларда Алексеевск, Әлки, Саба, Азнакай, Кама Тамагы, Кукмара, Әлмәт, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Спасс, Мөслим, Баулы, Югары Ослан, Алабуга, Кайбыч, Тәтеш районнарыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән зона этабында сайланып алынган 256 спортчы көч сынашты.
Ярышлар ике төркемдә үткәрелде: 2004 нче елгы һәм аннан кечерәк, 2003 нче елгы һәм аннан зуррак (“А” группасы –профессионаллар, “В” группасы -һәвәскәрләр).
Ярышта җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар:
Парлы хатын-кызлар категориясендә ( “А” группасы) Саба районныннан Иващенко Ольга/Джеджула Дарья (Казан) 1 нче урынга чыкты.
Парлы ир-атлар категориясендә (“В” группасы) Миннегалиев Илшат белән Шигабиев Ильяс (Саба районы) 3 нче урынны алдылар.
Парлы хатын-кызлар категориясендә (2004 нче елгы һәм аннан кечерәкләр) Низамиева Зөһрә белән Вәлиева Гөлфия (“Сабантуй” спорт мәктәбе) 3 нче урынны алдылар.
Катнаш категориядә (2004 нче елгы һәм аннан кечерәкләр) Смоголов Фидәил белән Вәлиева Гөлфия (“Сабантуй” спорт мәктәбе) шулай ук 3 нче урынга чыктылар.
Спортчыларыбызны җиңуләре белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар теләп калабыз!