«Көзге ярминкә” – көз бәйрәме.

2018 елның 19 октябре, җомга

Көз - матур һәм табигать хәзинәләренә бай ел фасылы. Шушы вакытта мәктәптә Көз бәйрәмнәре уздыру матур традициягә әйләнде. 15нче октябрь көнне Мичән төп мәктәбендә көз бәйрәме уздырылды.  Бәйрәмне уздыру өчен башлангыч сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе җитәкчелегендә мәктәпнең актлар залын бик матур итеп бизәделәр. “Сөмбелә” кызы көз турында мәкальләр, әйтемнәр искә төшерде, табышмаклар әйтте. Көзге муллыктан төрле композицияләр ясалып, күргәзмә оештырылды. Әлеге ел фасылы турында матур җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, газеталар чыгарылды. Кичә барышында залда бәйрәм рухы хакимлек итте. Укучылар, оештыручылар һәм кунаклар уңай тәэсирләр алдылар. Күңелле һәм истә калырлык бәйрәм булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International