Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә саф һавада “Дуслык” сәгате дип исемләнгән чара.

2018 елның 19 октябре, җомга

2018 елның 17 октябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Абдуллина Роза Әмир кызы тарафыннан саф һавада “Дуслык” сәгате дип исемләнгән чара үткәрелде.

Чараның максаты: балаларның төркемләп эшләү һәм бер-берсенә ярдәм итү теләген ныгыту. Тренинг балаларга уңай тәэсир итә. Тән күзәнәкләрен һәм мускул системасын ныгыта, йогышлы авыруларга каршы торучанлыкны арттыра.

Саф һавада уйнап, балалар сәламәтлекләрен ныгыттылар. Шулай ук, алар спортның ихтыяр көче икәнлеген дә онытмадылар. Балалар үз көчләрен велосипедта ярышып сынадылар. Көн бик тыгыз һәм күңелле үтте.

 

Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты-интернатында “Физкультура әлифбасы”

иртәнге сәламәтләндерү чарасы.

18 октябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты-интернаты тәрбячесе Галимҗанова Ф.Н. теләге белән “Физкультура әлифбасы”исеме астында иртәнге сәламәтләндерү чарасы үткәрелде. Әлеге чарада 7 бала катнашты.

Чараның максаты:

  • сәламәт тормыш рәвеше турындагы күзалауны камилләштерү;
  • спортка карата кызыксыну уяту.

ЛФК бүлмәсендә үткәрелгән у чарада балалар бик теләп шөгельләнделәр. Һәркем күнегүләрне дөрес итеп ясарга тырышты. Әлеге чарадан тәрбияче дә, балалар да күтәренке күңел, уңай энергия белән чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International