Игътибар!

2018 елның 19 октябре, җомга

Игътибар!

Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда хәбәр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән.

Хатын-кыз тавышы пенсионерларга Пенсия фондыннан 720 сум күләмендә акча түләнә дип вәгъдә итә. Шулай ук гаризаны тиз арада — 1 ноябрьгә кадәр Пенсия фондына тапшырырга кирәк  дип хәбәр итә.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге пенсионерларга бернинди өстәмә түләү дә көтелми, дип кисәтә.

Игътибар итегез, бу елда пенсия гражданнарга тулы күләмдә индексацияләнде, шуңа күрә агымдагы елда өстәмә түләү өчен нигез юк.

Шикле очракларда Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә (843) 27-9-27-27 мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International