Кыңгыраулар музеенда.

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Кыңгыраулар кайчан барлыкка килгәннәр? Алар белән кызыксынучанлык кыңгыраулар музеена алып килә. 13 нче октябрьдә Лесхоз Мәдәният йорты кыңгыраулар музеена Зәй һәм Теләче муниципаль районнрының башкарма комитеты җитәкчеләре экскурсиягә килделәр. Борынгыдан кыңгыраулар кешеләргә төрле өлкәләрдә хезмәт иткәннәр: малларның муеннарына җеннәрне куар өчен такканнар, чиркәүләргә кеше җыю, мәктәпләрдә дәрескә шалтырау бирү өчен дә кулланганнар. Без кунакларга кыңгырау кою хакында да сөйләдек. Музеебыз кунакларга бик ошады, кайбер кыңгырауларны алар шалтыратып та карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International