Татарстан Республикасы фольклор музыкасы Дәүләт ансамбле укучылар өчен концерт тәкъдим итте

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Бүген, район мәдәният йортында, районыбыз укучылары өчен, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы Дәүләт ансамбле концерты булды. Кечкенә тамашачылар кунакларны бик җылы кабул иттеләр, һәр номерны көчле алкышларга күмделәр. Концерт программасында татар халыкының  җырлары  яңгырады, биюләре тәкъдим ителде. Җырчыларның  матур тавышлары, искиткеч костюмнар, музыка уен коралларының күптөрлелеге, дәртле биюләр укучылар күңелендә матур тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International