13 октябрьдә , иң матур һәм иң җылы бәйрәмнәрнең берсе – Авыл хезмәтчәннәре көнен билгеләп уздылар. Әлеге мактаулы һәм шул ук вакытта күп көч таләп итә торган хезмәт ияләре Түбән Симет авыл клубында үткәрелгән чарага җыелды. Аларны авыл җирлеге башлыгы Ильгизәр Ахмадуллин котлады. Бәйрәм кичәсе төрле кызыклы уеннар , концерт номерлары белән үрелеп барды.