Иштуган балалар бакчасында асфальтта рәсем ясау көне.

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Июль аеның кояшлы көннәре арасында бу көн безнең балалар өчен  иң якты көн булды. Иштуган балалар бакчасында асфальтта рәсем ясау көне булып узды. Клякса белән Карандаш кунакка килделәр.Алар төрле конкурслар уздырдылар.Балалар чын тылсымчылар булдылар-үзләренең рәсемнәре белән  соры асфальтны  әкияти дөньяга әверелдерделәр.

                 Балалар чын күңелдән җәйнең барлык төсләрен кулланырга тырыштылар.Моның өчен төсле акбурлар кулландылар һәм аларның кәефләре шатлыклы , кояшлы иде.Төсле акбурлар уйланылганны чынга ашырырга ярдәм иттеләр.Балалар кояш, болытлар, агачлар,  чәчәкләр һәм,  элбәттә салават күпере ясадылар.Рәсемнәр якты, әкияти, узенчәлекле,яхшы килеп чыкты.

Асфальтта рәсем ясау –ул  безнең бакчабызда ел саен уздырыла торган ,маҗаралы , матур  традиция.Менә шулай  җәйнең тагын бер матур көне узды.Һәрбер бала кызыклы һәм эчтәлекле эш белән шөгыльләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International