Явлаштау авыл җирлеге яңалыклары

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

 

24 нче апрель көнне мәктәб базасында укучы егетләр һәм кызлар командалары арасында волейбол ярышларының зона туры үтте. Уеннарда биш мәктәптән командалар катнашты. Соңгы нәтиҗәләргә килгәндә мәктәбнең кызлар командасы – I , ә егетләр командасы II нче урынны яулады.

     20 апрель көнне Явлаштау авыл китапханәсендә "Библиосумерки" акциясе кысаларында "Китап- якын дустым" дигән әдәби музыкаль кичә уздырылды.Кичә Г. Тукайның "Китап" шигыренә эшләнгән призентация белән башланып китте. Ф. Яруллинның "Ак төнбоек" хикәясе укылды. Балаларның игътибарлылыгын ачыклау максатыннан сораулар әзерләнде һәм шуларга җаваплар тыңланды. Һәрбер бала Ф. Яруллинның шигырен укыды. Бергәләшеп җырлар җырладылар. Катнашучы балаларга бүләкләр бирелде. Кичәне уздыруда Галимзянова Рәфидә ярдәм итте.

       Мишәбаш мәдәният йортында яшүсмер егетләр белән начар гадәтьләр һәм аларны булдырмау турында сөйләшү үткәрелде.

Явлаштау авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International