Шекше мәдәният йортында Алан-Елга авылы Совет урамы үзешчәннәренең “Булмас димә,- дөнья бу!” дип исемләнгән концерты куелды. Кунелле кыю һәм кабатланмас программаның төп геройлары Шайтан белән Фәрештә халыкның ничек көн итүен күрү максаты белән Газраил тарафыннан Алан-Елга авылына юлланалар, авылга иртә таңнан килеп төшеп көтү озату күренешенә тап булалар. Совет урамындагы һәр хуҗалыкка кереп, авыл тормышын күзәтәләр. Җыр-бию, шаян скетчлардан торган концерт программасында 50 үзешчән катнашты, аларны 200 кеше тамаша кылды.