“Ләйсән” Лесхоз балалар бакчасында "Адымнар нык, юллар имин булсын!!!" исеме астында юл йөрү куркынычсызлыгы уңаеннан чара булып узды. Чарага Саба ЮХИДИ хезмәткәре Ягафарова Гүзәл Назиф кызы, Сибагатов Айгиз Әнәс улы чакырылган иде. Музыка җитәкчесе Гиниятов Р.А.,тәрбияче Хакимова А.Р. зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме белән чара күрсәттеләр. Әлеге чараларның максаты бик җитди: балаларны юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зоналарда үз-үзеңне тоту мәдәниятен тәрбияләү. Соңыннан Ягафарова Г.Н. , Сибагатов А.А. балаларга юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатты, балаларга җәяүлеләрнең юлда йөрү үзенчәлекләрен, транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тагын бер кат искә төшерде, соңыннан истәлекле бүләкләр тапшырды.