Халыкара дуслык көне ел саен 30 июль көнне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 30 июль көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында китапханәче белән берлектә укучылар белән “Көчлеләр, кыюлар, җитезләр” дигән исем астында эстафета уеннары үткәрелде. Башта укучылар белән татар халкының дуслык турындагы мәкаль-әйтемнәре искә төшерелде: “Дус – башка, дошман аякка карар”, “Йөз сум акчаң булганчы – йөз дустың булсын”, “Дус авырлыкта беленер”. Аристотель дә “Дус – ул ике тәндә яшәүче бер җан”, - дип әйткән бит . Тормыш хәлләре һәм үзгәрешләренә карамастан, без дусларыбызга аларның безгә кирәк булуларын, аларны хөрмәт итүебезне әйтергә тиешбез. Күңелле уеннар барышында балаларның көлүләре, эстафета уеннары уйнаганда – бердәмлеге, аларның дус, тату булуларын күрсәтте. Мондый уеннарның спортка мәхәббәт уятуда әһәмияте зур. Рәхәтләнеп күңел ачканнан соң, балалар белән лотерея уены уйнатылды.
Соңгы яңарту: 2016 елның 1 августы, 13:43