22 август- Россия флагы көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре асфальтта рәсем конкурсы оештырдылар. Балалар үзләренең фантазияләреннән чыгып темага туры килгән рәсемнәр ясадылар. Һәр баланың рзсеме игътибарга лаек булды, Гаиләләре белән ясаган Зиннатовларның рәсемнәре дә матур килеп чыкты. Ул балаларда үз- үзләренә карата ышаныч уятты. Соңыннан барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.Соңгы яңарту: 2017 елның 31 августы, 08:52