Балалар бакчасында өлкәннәр көне

Өлкәннәр көне уңаеннан Мишәбаш “Тюльпан»  балалар бакчасында “Әбием – минем күз нурым” дигән матур, эчтәлекле бәйрәм иртәсе үткәрелде. Балалар өйрәнгән шигырьләрен, җырларын, биюләрен бик теләп башкардылар. Кулдан ясалган бүләкләр бирделәр. Бәйрәм соңыннан чәй табыны артында дәвам итте. Алып килгән күчтәнәчләре һәм пешекче Гүзәл Мәхмутовна пешергән коймак белән тәмләп чәй эчтеләр. Әбиләр балалар белән берлектә әзерләнгән бәйрәм иртәсенә бик канәгәть булдылар, үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Соңгы яңарту: 2013 елның 9 октябре, 13:01

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International