“Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?”

23 июнь  көнне Кызыл Мишә авылы китапханәсендә  “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?” дигән темага әңгәмә сәгате үтте. Яхшылык эшләү һәр кешенең кулыннан килә, моның өчен бары тик теләк булырга тиеш. Балаларга кечкенәдән яхшылык төшенчәсенең асылын сеңдереп, изгелекнең җирдә ятмавын аңлатырга кирәк. Яшүсмерләрдә начарлыкка омтылучанлык сыйфатлары сизелсә, шундук дөрес тәрбия алымнарын эшкә җигү зарур. Әңгәмә барышында без укучылар белән “Ул нәрсәне белми ?”  хикәясен һәм  Владимир Маяковскийның “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар ?” шигырен укып, аның эчтәлегенә бергәләп анализ ясадык, шушы темага багышланган мәкальләр, табышмаклар әйтелде. Балалар үзләрендә булган уңай  гадәтләрне барлап чыктылар. “Тәмле сүз” китабы буенча әдәпле булу серләре турында  фикер алыштылар.



Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:05

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International