30 август көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында “Бала чагым – бал чагым” дип исемләнгән балалар бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә килгән тамашачыларны балалар үзләре белән балачак иленә алып кереп киттеләр. Бәйрәм кичәсе балалар катнашында әзерләнгән концерт белән башланып китте. Тамашачы Инзилә Шамилова, Эльвина Шәйхиева, авылның иң нәни җырчылары Мәрьям Әүхәдиева һәм Язилә Гаттарова, Көек авылы кызлары апалы-сеңелле Динә һәм Камилә Гилемшиналарның матур җырларын, Илсинә Кәримуллина, Азалия Гарипова, Динә Шамилова, Данил Тагиров, Ильмир Шәйхиев, Инзил Әхмәтвәлиев, Элькин Шакирҗанов, Көек авылының нәни биючеләре Фәридә Хурамшина һәм Камилә Гилемшина башкарган дәртле биюләрне көчле алкышларга күмде. Дүртенче сыйныф укучылары куйган “Әби һәм оныклары” дигән кызыклы тамаша да авылдашлар күңеленә хуш килде. Концерт программасын Инзилә Шамилова һәм Эльвина Шәйхиева алып барды. Концерттан соң мәдәният йорты мөдире Сурия Гаттарова балалар белән күңелле уеннар оештырды, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Соңыннан балалар белән “Кем бәхетлерәк?” дигән лотерея уены үткәрелде. Республика көненә багышлап үткәрелгән бу бәйрәм чын мәгънәсендә балаларның җәйне озату бәйрәме булды.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:15