13 январь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Искечә Яңа ел уңаеннан өйдә котлау акциясе уздырдылар, Олы Шыңар авылыннан иң күп китап укучылар Шиһапов Хәмит һәм Әхмәтов Рафаэль абыйны тәбрикләделәр. Шулай ук яңа өйгә күчкән Мифтахов Рафаэльгә, Шиһаповлар һәм Кече Шыңар авылыннан Гариповлар гаиләсенә йорт янын кар сыннары һәм төсле утлар белән бизәгән өчен Кыш бабай белән Кар кызы бүләк – күчтәнәчләр тапшырды. Урамда бизәлгән матур чыршы янында оештырылган урам бәйрәмендә катнашып барлык Шыңар халкын Яңа ел белән котладылар.
Соңгы яңарту: 2019 елның 23 гыйнвары, 09:21