Аскарова Нәкыя Кадыйр кызына 90 яшь

Аскарова Нәкыя Кадыйр кызы  1928 елның 2 мартында Оет авылында дөньяга килә. Гаиләдә 7 бала үсәләр, Нәкыя апа өченче бала. Ул 4 сыйныфны Оет авылындагы башлангыч мәктәптә тәмамлый, тагын 3 ел Шыңар мәктәбендә укый, 7 сыйныфны  1941 елда тәмамлый.Сугыш башлангач, әтисе һәм ике абыйсы сугышка китәләр, Гаптелхак абыйсы хәбәрсез югала, әтисе һәм Нәкыйп абыйсы исән-сау әйләнеп кайта. “ Сугыш һәрбер йортка үзенең утлы сулышын өрде...” Бу чынлап та шулай. Әле 14 яшьләре дә тулмаган үсмерләрне төрле яклап сыный ул. Аякта – чабата, өскә кияргә киемнәр дә шул чама гына. Барыбер  тормышны дәвам итәргә, ашарга, чәчәргә кирәк. Авылда нинди эш булса, шуларның барысы да тыл ветераннары кулыннан үткән, чөнки ил язмышы – алар язмышы булган. Сугыш вакытында Нәкыя апа да, Арчадан  уфалла арбасы тартып  симәнә ташый, иртә китеп кич кайталар.Бәрәңге утыртканда  җирне,суканы үзләре тартып эшкәртү, фермага кырдан саламны уфалла арбасы белән ташып өю дә калмый.Укырга хирыс, тырыш кызны Сабага, районның колхоз мәктәбенә бухгалтерлыкка укырга җибәрәләр, аны тәмамлагач 1943-1946 елларда колхозда бригадир, хисапчы булып эшли.1946 елда Лубян урман хуҗалыгына чуен юл төзелешенә эшкә җибәрәләр, җәй буе шунда эшлиләр.1947 е елның 30 мартында Кече Шыңар авылына Аскаров Исмәгыйльгә кияүгә чыга. Килен булып килгән  еллардан алып колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. Ире Исмәгыйль абый 1947 елдан 1977 елга кадәр колхозда бухгалтер булып эшли. Ире җаваплы хезмәттә булганлыктан,  хуҗалыктагы бөтен эш Нәкыя апа җилкәсенә төшә. Кызганыч, үз балаларын сөяргә насыйп булмый аларга. Ләкин ул туганнарының балаларын бик якын итә, алар белән һәрвакыт аралашып тора. Бүгенге көндә Нәкыя апаның 4 бертуганы исән-саулар. Абыйсы Нәкыйп    Ижау шәһәрендә яши, Ижевск авыл хуҗалыгы институтында эшләгән, доцент,икъдисади фәннәр кандидаты; сеңелләре –  Нәзирә,1931 елгы,Балтачта яши, 5 баласы бар; Рәзифә 1938 елгы Арча районында яши,3 баласы бар; Хәбирә 1940 елгы, Уфада яши, 3 баласы бар.Нәкыя апа бүгенге көндә, хөкүмәт салып биргән ветеран йортында туганнарының ярдәмен тоеп, тыныч картлык кичерә.

Соңгы яңарту: 2018 елның 7 марты, 14:32

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International