«Моңнар кайтсын авылга»

11 марта 2026 г., среда

8 март көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Моңнар кайтсын авылга» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырдылар. Бу бәйрәм авылдашларны бергә туплады, күңелләргә кабат моң һәм илһам өстәде. Бу чара гади бер концерт кына түгел, ә буыннарны берләштерүче, милли рухны яңартучы зур бәйрәмгә әверелде. Очрашуның иң дулкынландыргыч ягы — анда төрле буын вәкилләренең очрашуы иде. Сәхнә түрендә гомер буйлап гармунын кулыннан төшермәгән, авылның барлык туй-бәйрәмнәрен бизәгән өлкән гармунчыларыбыз  Илдар Яруллин, Миннислам Каримов, урта буын гармунчылары  Ринат Әхмәтҗанов, Юныс Гиниятуллин  урын алды. Аларның кулындагы гармуннар еллар узса да, үзенең моңын югалтмаган. Алар башкарган ретро көйләр безне үткәннәргә, авылның яшьлек елларына алып кайткандай булды. Сәхнәгә  Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар, Рамил Курамшин исемендәге баянчылар конкурслары лауреаты Данис Мөхәммадиев, Рәсәй күләм «Милли хәзинә» конкурсы лауреаты Рәнис Сафиуллин, яшь гармунчыларыбыз Ландыш Галимова, Илдар Сабиров  чыгуы күңелләрдә горурлык уятты. Кичәнең иң дулкынландыргыч мизгеле сәхнәгә иң яшь гармунчыларыбыз Шамилов Рәмзил һәм Нигамәтҗанов Азамат килеп чыккач булды. Алар өлкәннәрдән калышмыйча, оста итеп заманча һәм халык көйләрен уйнадылар. Бу — безнең милли хәзинәбезнең югалмавын, яшьләр кулында яңа сулыш алуын күрсәтә. Алып баручылар һәр гармунчыга үзенчәлекле якын килү юлын таптылар. Гади генә таныштыру урынына, һәр артистка карата үткен телле шаржлар кулланулары тамашачының күңеленә хуш килде. Бу шаян тасвирламалар аша гармунчыларның  тормыштагы урыны бик кызыклы итеп ачып бирелде. Юмор белән үрелеп барган мондый тәкъдим итүләр тамашачыда ихлас елмаю уятты. Кичә барышында гармунчылар арасында кызыклы истәлекләр барланды, җыр-бию туктап тормады. Җырчыларыбыз Фәридә Мөбәрәкова, Рузалия Зарипова, Лүзия Гайнуллина, Чернышова Таңсылу, Дилә Фатхриева, Гөлнар Гарифуллина, Мәликә Гиниятуллина башкаруындагы гармун белән бәйле җырлар кичәгә ямь өстенә ямь өстәде. Биюче Зөһрә Закирова башкарган биюне тамашачылар көчле алкышларга күмде. Залда утыручы тамашачылар баянчы егет Данис Мухаммадиев алар янына төшеп моңлы көйләрен уйнап җибәргәч җырламый түзеп тора алмадылар. Гармун  моңына кушылып берсеннән-берсе матур көйләр суздылар. Бу көнне чын мәгънәсендә мәдәният йорты моңга тулды. Авылларыбызда һәрчак шулай моң агылып торсын, мәдәният учагы сүнмәсен иде.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International