9 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» дип исемләнгән республика шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы булып узды.
Тимершык авыл җирлеген авылда данлыклы тырыш хезмәт сөючән нәсел - Биктимер оныклары тәкъдим итеп, 1 урынга лаек булдылар.
Авылыбызда нәсел чылбырын барлап, шәҗәрә төзүчеләр артуы, туганнарның тагын да якынаюы күңелгә әйтеп бетермәслек дәрәҗәдә рәхәтлек бирә.