Бу культурага бүлеп бирелгән кырларның гомуми мәйданы 684 гектар тәшкил итә.
Механизаторлар Газиянов Рөстәм һәм Ганиев Фәнил урып-җыю эшләрендә югары профессионализм күрсәттеләр. Вакланган массаны машина йөртүчеләр Сафиуллин Мөнир, Галимов Азат, Галимов Айтуган, Исхаков Әгъзам, Зарипов Ленар, Вәлиев Рузалин һәм Әхмәдиев Галинурлар ташыды.
Әзерләү процессын тәҗрибәле агрономнар Галиев Нияз Хәбирҗан улы һәм Хаҗиев Рүзәл Рафик улы контрольдә тоттылар, алар кукурузның үсешен һәм технологик нормаларның үтәлешен күзәттеләр.
Траншеяләрне яшел масса белән тигез һәм тыгыз тутыруга аерым игътибар бирелде, чөнки азыкның сыйфаты да шуңа бәйле.
Силос массасын механизаторлар Тимергалиев Ришат, Хәертдинов Фәрит, Нәбиуллин Марсель, Шамилов Рафиль, Мәҗитов Альберт һәм Хәмидуллин Ленар трамбовкаладылар.
Бу этаптагы эшләрнең сыйфатын баш зоотехник Вәлиев Марс Фәрид улы җентекләп тикшереп торды, силосның югары стандартларга туры килүен гарантияләде.
Процесста катнашучыларның бердәм хезмәте һәм аларның профессиональлеге нәтиҗәсендә «Игенче " ҖЧҖе терлек азыгы әзерләүне уңышлы төгәлләде.