«Мәдәният биеклеге, һәрвакыт турыдан туры хезмәткә булган мәхәббәткә карап тора…», - дип язган бөек рус язучысы Максим Горький.
.jpg)
Хезмәтебез күзгә күренми, үлчәүләрдә үлчәнми, тынгысыз, мәшәкатьле. Шуңа күрә дә, хезмәтен яраткан, башка һөнәрдә булуны күз алдына да китерә алмаган, үз эшенә гашыйк кешеләр генә эшли ала мәдәнияттә. Районыбыз мәдәни учрежденияләрендә алар 335, шуларның 194е – белгечләр. Агымдагы елда 27 хезмәткәребез переквалификация узып мәдәният белгече дипломы алдылар. Яңа уку елында сәнгать мәктәбенә Арча көллиятен тәмамлап 1 хореограф егет хәм 2 баянчы яшь белгеч егетләр эшкә кайтты, шулай ук Шыңар, Олы Арташ клубларына яшьләр эшкә килделәр, димәк киләчәгебез бар.
Мәдәният хезмәте күрсәтү – бик үзенчәлекле тармак бит. Кешеләрнең ялын файдалы, күңелле итеп оештыру, яшь буынны тәрбияләү һәм рухи яктан баету, болар күңел кушуы, талант ярдәмендә башкарыла. Районыбыз халкына мәдәният хезмәте күрсәтүче 194 белгечнең 114е - клубларда, 42се - китапханәләрдә, 8-е музейларда, 30-ы - сәнгать мәктәбе укытучылары. Шулар эченнән 126сы югары белемле, махсус урта белемле – 56 белгеч эшли. Билгеле сәләт эшләү практикасы белән килә. Кеше эшләп тәҗрибә тупларга тиеш. Әммә соңгы елларда безгә эшкә кереп кенә чыгучыларның саны күбәйде. Ягъни, текучесть кадров артты. Без соңгы елда үзләре теләп эштән киткән хезмәткәрләрдән сораштыру үткәргән идек. Аларның 40 проценты эш сәгатьләренең кичке якта 23.00 кадәр булуы, ял, бәйрәм көннәрендә эшләү белән бәйләсә, калган 60 проценты отчетның күп булуы белән бәйләделәр. Эшкә килүчеләрнең 20 проценты пенсия алды яшендәге кешеләр, аларга әлбәттә, көннең төрле вакытында соралучы электрон порталларда отчётлар бирү авыргарак туры килә. Яшьләр дә эшкә килергә омтылып тормый, шулай да быел, югарыда санап үткәнчә сәнгать мәктәбенә 3 яшь белгеч укып бетереп кайтты.
Шунысы сөенечле, без һәрвакыт хөкүмәтебез, районыбыз җитәкчеләренең игътибарын, кайгыртуын тоеп эшлибез.
Отчет елында Урта Нырты авылында 45 урынлык клуб төзелү авыл халкына зур шатлык булды.
.jpg)
.jpg)
Лесхоз мәдәният йортында 48 миллион сум күләмендә капиталь ремонт эшләре башкарылды.
Татар Икшермәсе клубына 3 миллион 500 мең сумлык ремонт эшләнде.
Иске Мичән мәдәният йортында 140 мең, Юлбат мәдәният йортында 602 мең, Кече Шыңар мәдәният йортында 47 мең, Сүлә клубында 143 мең, Шәмәрдән сәнгать мәктәбендә 416 мең 921 сумлык төзекләндерү эшләре башкарылды.
2022нче елда Саба район музееның яңа бинасында электромонтаж эшләре, җылыту системасын монтажлау, бина тирәли отмостка ясау, тышкы ишекләрне монтажлау һәм фасад өлешенә бизәк төшерү эшләре башкарылып, барлыгы 22 млн 500 сумлык эш башкарылды.
Районыбыз халкының, кайткан кунакларның ялын файдалы һәм күңелле уздыру максаты белән, клублар, китапханәләр, музейлар, сәнгать мәктәбе бердәм булып, кулга-кул тотынып, бар көчләрен куеп нәтиҗәле эшлиләр һәм матур күрсәткечләргә ирешәләр. Мәсәлән:
Кече Шыңар авылында яшәүче Ахунҗановлар гаиләсе ”Тарихта без эзлебез” республикакүләм шәҗәрә конкурсында катнашып 1 урынны яуладылар һәм абсолют җиңүче булдылар.
Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлнар һәм Илшат Шарифуллиннар гаиләсе “Нечкәбил” XVII-нче республикакүләм гаилә һәм ана матурлыгы бәйгесенең финал турында катнашып, зур җиңүгә ирештеләр, “Рухи ханым Нечкәбил” исеменә һәм Гран-при “Иң Нечкәбил” титулына лаек булдылар.
Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография сыйныфы укытучысы Гарипова Гүзәл Марат кызы “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесенең зона турында, “Мәдәният һәм рухият” номинациясендә жиңуче булды.
«Итекфест» регионара фестивалендә Саба, Мамадыш, Питрәч, Теләче, Арча, Әлмәт, Түбән Кама, Кукмара районнары көч сынашты. Бөтен этап нәтиҗәләре буенча «SABA-kultura» командасы инде 3 ел рәттән җиңү яулап, Гран-прига лаек булды.
Май аенда район күләмендә “Уйнагыз, гармуннар!” дип исемләнгән традицион иҗат фестивале оештырылды. Монда районыбызда яшәүче 190 баян, гармун, тальянда уйнаучылар һәм фольклор коллективлары катнашып, үз осталыкларын, сәләтләрен күрсәттеләр. Фестивальдә “Халкым ядкарьләре” дип исемләнгән гармун күргәзмәсе эшләде. Районыбыз авылларыннан җыйналган, һәрберсенең үз тарихы булган 247 уен коралы бер мәйданга җыйналган иде. Шулар арасында Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннарның гармуннары да халыкка күрсәтелде.
Районыбызның барлык авылларында, район үзәгендә күркәм милли бәйрәмебез – Сабантуйлар гөрләде, Авыл көннәре уздырылды. Мәркәзебез Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә Сабантуй бәйрәме үтте, анда без аланлыкта милли уеннар оештырып, көн дәвамында халык җырлары, такмаклар башкарып, каен себеркесе, шәл һәм оекбаш бәйләү йолалары, җон җегерләү, май канаты ясау, сепараттан сөт аертып, сыер савып карау, токмач кисү, коймак пешерү буенча мастер-класслар оештырдык.
Июль аенда Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәрендә дә милләттәшләребез өчен традицион Сабантуй бәйрәмендә катнаштык.
Август аенда Саба районында Дөньякүләм Әдәби Сабан туе үтте. Сабантуйга Татарстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән, чит җирләрдән кунаклар килгән иде. Сабантуй кунаклары төрле әдәби бәйгеләрдә көч сынаштылар, хәм китап укучылар үзләренең яраткан язучылары белән бергәләп мәйдан уртасында аралаша алдылар.
Җәйге чорда һәр авылның сакланып калган гореф-гадәтләрен кичке уеннарда күрсәтү, яшь буынга җиткерү максатыннан район күләмендә «Җыр-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша...» мәдәни проекты оештырылды. Проект районыбызның барлык авылларында узды һәм анда 3 мең 765 кеше катнашты.
2022нче ел дәвамында район буенча, оешма-предприятиеләр, учреждениелар, авыл җирлекләре арасында «Җырлыйк әле» проектында Саба җирлеге буенча - 27, Шәмәрдән җирлеге буенча 2 оешма, авыл җирлекләре буенча 20 авыл җирлеге көч сынашты. Иң яхшы чыгыш ясаган коллективларга жюри әгъзалары нәтиҗә ясап, урыннар билгеләде.Тиздән бу коллективлар Дипломнар, акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк.
Октябрь аенда районыбызда Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә «Сәламәт милләт» халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылды. Әлеге чарада катнашучыларга, мәдәният хезмәткәрләре «Гаилә паркы» буенча җәяүле экскурсия үткәрделәр, «Ямьле Саба» яр буенда һәр чишмәнең килеп чыгу тарихы, ул чишмәләр белән бәйле матур гореф-гадәтләребезне театраләшкән күренеш белән чагылдырдылар.
“Әдәби марафон” Бөтендөнья проектында Саба муниципаль районы “Татарстанның иң күп татарча китап укучы районы” исеменә лаек булып, инде дүртенече ел рәттән абсолют җиңүче булып, кубок белән бүләкләнде.
Бай тарихлы Саба төбәген, тарихи, истәлекле урыннарын, үзебезнең якта сакланган матур гореф-гадәтләребез, йолаларыбызны башкаларга таныту максатыннан 2022нче елда туристик маршрутлар даими эшләп килде. Алар: «Ислам дөньясына сәяхәт», «Мингәр тауэр», «Лесхоз - табигать байлыгы», «Яр буйлары, парклар» һ.б. Әлеге маршрутлар буенча ел дәвамында 498 турист сәяхәт итте, аларның иң күп өлешен районыбызда яшәүче өлкәннәр, балалар, шулай ук Кукмара, Балык Бистәсе, Теләче, Арча, Мамадыш районнары, Казан шәхәре кунаклары тәшкил итте, Чечня, Башкортстан, Киров өлкәсе, Мәскәү кунаклары да Саба районының гүзәл табигате, кунакчыл халкы белән сокландылар.
Хөкүмәтебез мәдәнияткә зур игътибар бирә, бу төрледән-төрле бәйгеләрдә катнашу мөмкинлекләрен тудыру, проектлар отып бюджеттан тыш керем кертү юлы булып та тора.
Республикабыз районнарында модель китапханәләр булдыру дәүләт программасы кысаларында җиңеп, Шәмәрдән авыл китапханәсе 2 млн 500 мең сумлык грант отты. Апрель аенда Шәмәрдән авылында модель китапханә ачу тантанасы булды.
2022 нче елда Грант проектларында уңышлы катнашып, Шәмәрдән мәдәният йорты 100 мең сум, Шәмәрдән балалар китапханәсе - 100 мең сум, Иштуган мәдәният йорты хезмәткәре Иванова Светлана 50 мең, Кызыл Мишә китапханәсе мөдире 50 мең, Шекше мәдәният йорты мөдире Хисматова Ләйсән 70 мең, Кече Шыңар мәдәният йорты мөдире Садыкова Фәридә 50 мең, Шәмәрдән мәдәният йорты балетмейстеры Хузин Алмаз 30 мең сум күләмендә Грантлар оттылар.
Шекше мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ибрагимова Айгөл Республика күләмендә оештырылган «Сәламәт буын – көчле ил» инновацион яшьләр проектында җиңеп лауреат Дипломы һәм 25 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.
Сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате укытучылары Газизова Гүзәл, Галиева Эльвира «Муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү» Республика бәйгесендә катнашып, лазер станогы алыр өчен, 150 мең сум күләмендә грант оттылар.
Районыбызда мәдәни тормыш эшчәнлеге күпкырлы. Клублар системасында халык исемен йөртүче 13 коллектив һәм 36 фольклор коллективлары, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар актив рәвештә иҗади якын килеп төрле конкурс-фестивальләрдә катнашалар. 2022 елда барлыгы 36 - халыкара, 28 - регионара, 40 - бөтенроссия, 38 - республикакүләм конкурсаларда катнашып 142 призлы урын яуладылар.
Сәнгать мәктәбе 77 төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып 12 - Гран-при, 380 - лауреат, 36 - дипломант, 5 - махсус приз һәм 6-укытучы иң яхшы җитәкче дипломы белән бүләкләнделәр.
Саба балалар сәнгать мәктәбенең яшь артистлары, «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2022» ачык республика конкурсында катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте: “Яшьлек” бию коллективы III урын, җитәкчеләре Мөбәрәкҗанова Альбина Зөфәр кызы, Кашапов Илүзәр - вокал-соло номинациясендә III урын, җитәкчесе Дәүлиева Гөлназ Рәшит кызы, «Тамчы» вокаль ансамбле «Махсус приз», җитәкчеләре Харрасова Лилия Альберт кызы.
Туктар китапханәсе китап укучысы Ибатуллина Әлфизә Халыкара «Глаголица» бәйсез әдәби премиядә “Татар теленнән рус теленә сәнгать тәрҗемәләре” дип исемләнгән номинациядә җиңү яулап диплом белән бүләкләнде.
Оет китапханәсе, китап укучы Хөсәинова Зилә белән
“Моя история - мой Татарстан” Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулап, 2-нче дәрәҗә диплом һәм 10 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.
Саба китапханәсе методисты Дәминова Рәзинә, Кызыл Мишә китапханәчесе Әүхәдиева Гөлнәзирә, Олы Нырты китапханәчесе Әхмәтшина Люция, Иләбәр клубы мөдире Хафизов Рамил Бөтенроссия “Каз өмәсе” конкурсында җиңеп дипломнар, истәлекле бүләкләргә ия булдылар.
Район күләмендә Ветераннар арасында «Балкыш» VII-нче Республика фестивале оештырылды, анда 341 үзешчән ветеран катнашты, төрле номинацияләрдә Явлаштаудан Ринат Шамилов, Сабадан Вилорик Валиуллин, Тимершыктан Миңсылу Миннеханова, Шәмәрдәннән Гөлсем Фазлыева, Сабадан “Нәүруз”, Шекшедән “Зиләйлүк”, Шәмәрдәннән “Тулган ай” фольклор коллективлары Лауреат булдып Казан Дәүләт Филормония концертлар залында Гала-концертта чыгыш ясадылар.
Шаян ТВ балалар телевидинесында Югары Шытцу авыл мэдэният йорты каршында эшлэуче Дубая гослэчелэр ансамбле матур чыгыш ясады.
Шулай ук ТНВ каналынынын башваткыч тапшыруында Саба мэдэният хезмэткэрлэре матур чыгыш ясап, куп телевизор караучыларны узлэренэ жэлеп иттелэр. Элеге тапшыруны ТНВдан 12 тапкыр кабатлап курсэттелэр.
Шекше мәдәният йортының Ләйсән Хисмәтова җитәкчелегендәге “Бөрлегән” балалалар фольклор коллективы республика күләмендә зур уңышларга иреште, яхшы эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан “Мирас-Наследие” лагеренә өч көнлек юллама белән бүләкләнде. Алар Уен-Фест регионара фестиваль финалистлары булдылар, Казан шәһәренең Кремлендә интерактив программада катнаштылар.
Әлбәттә, транспорт белән тәэмин ителеш булмаса, оештыру взнослары түләнелмәсә, командировочныйлар бирелмәсә бер конкурста да катнашып булмас иде. Әлеге бәйгеләрдә катнашып җиңү мөмкинчелеге тудырган өчен районыбыз җитәкчеләренә барлык ата-аналар, балалар, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, китап укучылар исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәм!
Мәдәни чараларга яшьләрнең йөрүен активлаштыру максатыннан Россия Президенты тарафыннан кабул ителгән «Пушкин картасы» программасы буенча мәдәният бүлеге инде икенче ел актив эш алып бара, яхшы нәтиҗәләргә ирешә һәм республика күләмендә алдынгы урында бара.
2022нче елда клуб системасы буенча 151 чара модерация үтеп 1 млн 438 мең 700 сум, китапханәләр буенча 11 чарага 253 мең 500 сум, музейлар буенча 801 билеттан 106 мең 450 сум күләмендә бюджеттан тыш акча кертелде. Мәдәният бүлеге буенча «Пушкин картасы»ннан өстәмә керем барлыгы 1 млн 798 мең 650 сумны тәшкил итте.
Сәнгать мәктәбе дә «Пушкин карта»сы кысаларында актив эшли, алар Саба Аграр көллияттендә концерт, Саба балалар сәнгать мәктәбендә гипстан яңа ел сувениры ясау буенча мастер-класс, “Гитара для души” музыкаль-иҗади “квартирник” чаралары үткәрделәр.
Россия күләмендә тормышка ашырылып килүче ПроКультураРФ платформасында клублар 4 691, китапханәләр 1 811, музейлар 257, сәнгать мәктәбе 95 чараны халыкка тәкъдим итте. Район мәдәният бүлеге әлеге платформада эшчәнлек буенча Республика күләмендә Лидер булып тора.
Мәдәният йортларында мөмкинлекләрдән чыгып кино күрсәтү эше дә алып барыла. Сабада зур цифровой экран булса, авылларда әлбәттә мондый мөмкинлек юк. Әмма шулай да булган мөмкинлекләрне файдаланып барлыгы 49 клубта кино күрсәтелә. Алар арасыннан иң активларны Саба, Шәмәрдән, Олы Нырты, Шыңар, Югары Симет, Иске Мичән, Ике Басу Арташ, Мишәбаш, Тенеки, Туктар, Татар Икшермәсе, Язлы Арташ клубларын ассызыклап үтәргә кирәк. Мисал өчен Мишәбаш авыл клубы мөдире Булат Нәҗипов үз көче белән җәй көннәрендә саф хавада курсэту очен Урам киносы проектын тормышка ашырды. Шулай ук яшьүсмерләр өчен кызыклы итеп киноны ятып карау мөмкинлекләре тудырып, анда попкорннар ясап сатып, төрледән төрле кызыклы алымнар кулланып эшли. Дөрес, проекторлар барлык авыл клубларында да җитешмәү сәбәпле әлеге кино сәнгатен барлык авылларда да оештырып булбый. Әмма шулай да, 22 авыл клублары кино, мультфильмнарны компьютер экраныннан күрсәтеп тә эш алып баралар. 2020 елда кино курсэтеп 19 500 сум акча жыйналган иде, 2021 елда 46 350 сумлык кино хезмэте курсэтелде, э инде 2022 елда 1 522 кино курсэтелеп, жыелган акчанын суммасы 142 мен 650 сумны тэшкил итте. Шуның нәтиҗәсе булып Саба районы 2022нче елда да республика буенча ДВД форматта кино күрсәтү буенча «Иң яхшы кино күрсәтүче» булып танылып 1-че урын яулады.
Районыбызда мәдәниятне үстерү өчен бик күп уңайлыклар тудырылган, безнең карамакта матур, иркен, якты биналар. Җитәкчеләр мәдәният йортын төзеп, куллануга тапшыру, капиталь һәм агымдагы төзекләндерү эшләрен оештырса, мәдәният хезмәткәрләренең дә олы бурычы – биналарны бүгенгедәй төзек, чиста халәттә саклап, киләчәк буыннарга да үрнәк хәлдә тапшыру булып тора.
Бюджеттан тыш керемне арттыру максатыннан мәдәният оешмаларында төрле алымнар кулланыла: ростовые куклы персонажлары булып өйләргә йөреп балаларны туган көннәре белән котлау, Кыш бабай котлаулары, күчмә концертлар, спектакльләр кую, мультфильм, кино күрсәтү, төрле мастер-класслар уздыру, экскурсияләр, туристик маршрутлар булдыру.
Клублар системасы буенча ел дәвамында төрле формаларда 374 түләүле чара уздырылып, бюджетка өстәмә 1 млн 178 мең 752 сум, китапханәләр 96 мең 601 сум, музейлар – 145 мең 730 сум күләмендә акча керттеләр.
Чагыштырып карау очен :
Музейлар 2022 елда барлык тулэуле хезмэтлэрне кертеп 252 180 сум акча эшлэделэр. Элеге сумма 2021 елда 164 339 сум иде, э 2012 елда тулэуле хезмэттэн нибары 7 130 сум кергэн булган.
Шул ук прогресс клублар буенча да кузэтелэ: чонки 2022 елда барлык тулэуле хезмэттэн 2 млн 617 мен 452 сум кергэн булса, 2021 елда 2 млн 291 мен 369 кергэн булган, э бу сумма мисал очен 2017 елда 1 млн 70 мен 710 сумны гына тэшкил иткэн булган.
Китапханэлэр буенча 2022 елда тулэуле хезмэттэн барлыгы 350 мен 101 сум акча жыелган, бу сумма 2021 елда 93 мен 070 сумны тэшкил иткэн иде, 2017 елда әлеге сумма нибары 42 320 сумны гына тәшкил иткән булган.
Сәнгать мәктәбендә укучыларнын ата-аналарыннан 2022нче елда 422 мең 110 сум ирекле түләү җыелган.
Бу акчалар уткәрелгән чараларга, конкурс-бәйгеләрдә катнашу, җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасына, материаль-техник базаны баетуга, уен коралларын көйләүгә тотылды.
Мәдәният йортлары, авыл клублары, китапханәләр һәм музейларда ел дәвамында төрле форматта чаралар уздырылды.
Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Балкыш» театр коллективы «Мәртен әртисләре» спектаклен халык соравы буенча 28 тапкыр сәхнәгә куйды. Спектакль Теләче, Балтач, Арча, Мамадыш, Питрәч районнары һәм Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният йортларында куелып халык тарафыннан бик җылы кабул ителде. Әлеге спектакль белән, театр коллективы Төбәкара “Идел-йорт” конкурсында катнашып, 50 дән артык халык театры коллективлары арасында (Чиләбе, Төмән, Түбән Новгород, Санкт-Петербург шәһәрләреннән да коллективлар бар иде) 3 нче дәрәҗә Лауреат булды. Шулай ук “Халкым рухын киләчәккә илтер, Театр...” регионара милли фестивальдә “Күз нурларым” спектаклен сәхнәләштереп 2-нче дәрәҗә Диплом һәм 5000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.
Районыбыз яшьләренә патриотик тәрбия бирү максатыннан Сатыш, Югары Симет, Шәмәрдән, Иске Икшермә, Эзмә, Килдебәк, Район мәдәният йортларында Казан федераль университетының “Снежный десант” эзләнү отряды күргәзмәсе оештырылды. Монда барлыгы меңнән артык укучы катнашты, тарихи истәлекләргә бай күргәзмә белән танышты.
Хәтер һәм кайгы көненә багышлап район үзәгендә Герой һәм армия генералы Валерий Асапов исемендәге Нократ Алананын махсус әзерлек Үзәге курсантлары тарафыннан сугыш чорын чагылдырган югары дәрәҗәдәге чыгыш күрсәтелде, хэрби кораллар күргәзмәсе халыкка тәкъдим ителде.
Районыбызның игенче, терлекчеләрен хөрмәтләү, яшьләребезгә һөнәри юнәлеш бирү максатыннан июль, август айларында оештырылган “Хезмәт кешесенә дан!” дигән агитбригадалар эстафетасында мәдәният хезмәткәрләре басу - кырларда, ындыр табакларында, терлекчелек фермаларында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен концертлар куйдылар, хезмәт кешесен зурлау кичәләре үткәрделәр. Шекше, Сәрдә, Шыңар, Оет, Ике Басу Арташ, Сүлә, Корсабаш авылы мәдәният хезмәткәренең бу юнәлеш буенча эшчәнлеген уңай бәяләргә кирәк.
Чәбия Чүрчи авыл клубында яңа төр курчаклар белән балалар өчен “Арт – Грате” дип исемләнгән спектакль эшли башлады. Мәдәният хезмәткәрләре курчакларны һәм театр өчен декорацияләрне үзләре ясыйлар. 2022нче елда балаларга “Про Федота –стрельца, удалого молодца” дигән әкият 23 авылда сәхнәгә куелды.
Июль аенда районыбызда истәлекле зур вакыйга булды. "Татаркино" директоры Миләүшә Айтуганова җитәкчелегендә Корсабаш авылында “823 километр” дигән нәфис фильм төшерелде. Фильмны төшерүдә мәдәният хезмәткәрләре үзләреннән зур өлеш кертте, авыл халкы да фильмнын төрле эпизодларында катнаштылар.
Яшьләрне китапханәгә җәлеп итү, китап укуга кызыксынуны үстерү, шәхси аралашу максатыннан район үзәк китапханәсе «Biblio pati» проектын дәвам итте. Быел яшьләр өчен “Иманга илткән юл” проектын башлап җибәрде. Беренче очрашуга Мөдәрис хәзрәт Гыймранов чакырылып “Диндә һәр сорауга җавап бар”дип исемләнгән беренче чара уздырылды.
Каникулларны файдалы уздыру максатыннан беренче көннәреннән үк Саба Үзәк китапханәсе “Әдәби алан” проекты кысаларында “Җәйге китапханә-2022” чаралары белән районыбыз авыларында чыгыш ясап, балалар өчен бәйрәмнәр оештырды. Чара биюләр, уеннар, мастер-класслар белән үрелеп барды, балаларга төрле китаплар, журналлар тәкъдим ителде. “Әдәби алан” проектында районның төрле авылларыннан 400 бала катнашып, ел ахырында Яңа ел чыршысы янында әдәби парад оештырылды. Якташ язучыбыз Гөлсинә Галимуллинаның юбилее уңаеннан, "Әсәрләрдә чын тормыш" дип аталган әдәби марафон уздырылды. Марафон район, республика чикләрен узып, бөтенроссия марафонына әверелде, анда барлыгы 225 кеше катнашты. Шулар арасында Башкортстан, Киров өлкәсе, Казан, Әлмәт шәһәрләре, Балтач, Арча, Теләче, Лениногорск, Биектау районнары да бар иде.
Сәнгать мәктәбенең горурланырлык укучылары бар. Скрипка һәм фортепиано сыйныфы укучысы Мөхетдинова Элина шунын ачык мисалы. 11 май көнне Элина Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында яшь музыкантларга ярдәм итү буенча «Йолдызлар-иртәгә» республика иҗади конкурсынын сигезенче сезоны гала-концертында, сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera оркестры белән бер сәхнәдә скрипкада һәм фортепианода искиткеч чыгыш ясады. Конкурснын финалында лауреат исеменә лаек булды. Конкурстан соң Элинаны Н. Жиганов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең урта махсус музыка мәктәбенә имтиханнар бирергэ чакырдылар. Һәм Элина имтиханнарны унышлы биреп 5 сыйныфка скрипка буенча Н. Жиганов исемендэге Казан дәүләт консерваториясенең урта махсус музыка мәктәбенә укырга керде.
Сәнгать мәктәбендә бүгенге көндә 505 укучы белем ала. Коллектив һәм укучылар районда үткәрелгән барлык чараларда да катнашалар. Мәктәпнең уңышлы эшчәнлеге сәнгать мәктәбе укытучылары коллективының эш сыйфатына бәйле, алар балаларга бирелгән белем дәрәҗәсен төшерми, ел дәвамында мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, проект-семинарлар, ачык дәресләр, методик көннәр уздыралар. Алдагы уку елында сәнгать мәктәбе коллективына түбәндәге күрсәткечләрне саклау, арттыру өстендә эшләргә тәкдим итәм:
3. Төрле дәрәҗәдәге конкурс һәм күргәзмәләрдә катнашучы укучылар, җиңүчеләр санын арттырырга.
4. Әйдәп баручы югары категорияле укытучыларга мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, проект - семинарлар, ачык дәресләр, методик көннәр уздыру планы төзеп, күрше районнар белән хезмәттәшлекне арттырып тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булдырырга.
5. Сәнгать буенча һөнәр сайлау өчен укучыларда кызыксындыруны арттырырга, төрле сәнгат уку йортларына укучылар белән баруны оештырырга.
Сәнгать мәктәбендә әлбәттә проблемалар да юк түгел. Бүгенге көндә бию класслары, тиешле таләпләргә туры килми. Иң авыры, малайларга – кызларга аерым киенеп-чишенү бүлмәләре юк. Шулай ук бию дәресләреннән соң юыну өчен душ бүлмәләре булмау, хор дәресе өчен махсус җиһазланган класс булмау эштә нык авырлык тудыра.
Ә Шәмәрдән филиалында класслар җитмәү кискен, зур проблема булып тора. Анда хореография, тынлы оркестр мәдәният йортында алып барыла, ә гитара, скрипка һәм баян, теория фәннәрен укытыр өчен укытучылар бер классны икегә бүлешергә мәҗбүр. Шулай ук Шәмәрдән филиалында даими ремонтлар ясалып торса да, кышкы салкыннарда, бинаның җылылыгы 14 градустан артмады.
Музейларда «Туган якны өйрәнүчеләр» клубы актив эшләп килә, ел дәвамында истәлекле даталарга чаралар үткәрелә. «Тарихны саклаучылар» проекты кысаларында «Туган якны өйрәнүчеләр» белән рәссам Тавиль Хаҗиахметов, китапчы-галим Әбрар Каримуллин, композитор Хөснулла Вәлиуллин, музейга нигез салган беренче директор Рәйсә Сираҗиеваны искә алу кичәләре оештырылды. «Яшь тарихчылар» клубына йөрүчеләр белән «Саба районы һәйкәлләре», «Тәңкә акчалар», «Татар теленең барлыкка килү тарихы» темаларына чаралар үткәрелде. Агач кашыкка, куна тактасына рәсем ясау буенча 702 укучыга 54 мастер-класс үткәрелде.
Музейлар буенча булган проблемаларга килгәндә:
Сатыш авылы музеена хуҗалык инвентарьләрен саклый торган корылма булса бик яхшы булыр иде. Корәк, тырма, чиләкләрне музей бинасы эчендә сакларга урын каралмаган. Ишек алдында саклау уңайсыз.
Шулай ук Лесхоз музеена ремонт тәләп ителә.
Чыгышымны инглиз шахматчысы Уильям Артур Уорд сузлэре белэн тэмамлыйсым килэ:
«Уртача укытучы - сөйли.
Яхшы укытучы - аңлата.
Бик яхшы укытучы - күрсәтә.
Бөек укытучы - илһамландыра», - дигән.
Бу сүзләр мәдәният хезмәткәрләренә дә туры килә. Кешеләрне яратып, аларга тәэсир итәрлек сүзләр табып, җыр-моң, шигърият дулкынында халыкны илһамландырсаң гына иҗат казанында кайнап, бергәләп матур күрсәткечләргә ирешеп була.
Күргәнегезчә эшләгән эшләребез дә, алда куелган бурычларыбыз да, эшлисе эшләребез дә күп әле, яраткан хезмәтебездән канәгатьлек алып, булганына шөкер итеп , бар көчебезне куеп эшләргә насыйп булсын!