16 май көнне, 15май - Халыкара гаилә көне уңаеннан, район китапханәсе хезмәткәрләре “Гаилә белән китапханәгә” клуб берләшмәсенә йөрүчеләр белән берлектә “Без – бердәм, тату гаилә” дип исемләнгән гаилә бәйрәмен үткәрделәр. Чара Саба район мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Р. Ф. котлавы белән башланды. Катнашучы гаиләләр китапханәчеләр әзерләгән: “Кайсы гаилә күбрәк матур сүзләр белә?”, Төз атучы”, “ Пантомимо”, ”Сорау бирә әниләр, ни диярләр әтиләр?”, “Йомгакны кем тизрәк чорный” һәм башка кызыклы, мавыктыргыч биремнәрне үтәп үз-ара көч сынаштылар һәм дуслык җиңде. Чарада гаиләләр иң мөһиме - үз-ара аңлашып, ярдәмләшеп гаилә белән бергә эшләү кирәклеген расладылар. Катнашучыларны эстрада артистлары Ризат һәм Зинира Рамазановлар, Лилия Муллагалиева үз теләкләрен белдереп, гаилә көне белән видеоэлемтә аша котладылар. Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үз теләкләрен белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
16 май көнне Кызыл Мишә китапханәсендә А.Кәримуллин исемендәге район китапханә хезмәткәрләре эпоксидлы сумаладан брелоклар ясау, шоппер сумкасы буяу һәм мөселман тәсбихләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Пушкин картасы буенча 9 билет.
16 май көнне Саба район китапханәсенә Саба гимназиясенең "Яшь талантлар" театр түгәрәгендә катнашучылар килде. Китапханәчеләр аларга "Мин кулыма китап алам" видеороликлар конкурсында актив катнашканнары өчен рәхмәт хаты һәм шәм җыю буенча бушлай мастер-класс бүләк иттеләр.
16 май көнне Саба район балалар китапханәсендә Саба гимназиясенең 4 “Г” сыйныф укучылары өчен «Юл әлифбасы»дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрелде. Чарада “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениясенең Казан шәһәрендәге профилактика бүлегенең Саба районы бүлеге башлыгы Ягафарова Г.Н.катнашты. Чара китап күргәзмәсенә күзәтү белән башланып китте. Ягафарова Г.Н «Юлларда куркынычсызлык» темасына чыгыш ясады. Укучылар юлда үз-үзләрен тотуның мөһим кагыйдәләрен искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, ребусларны чиштеләр һәм пазллар җыйдылар. Чара ахырында укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары "Дулкын" радиосында "Мәктәпләр тормышыннан" радиотапшыруында катнашты. Алар мәктәп яңалыклары белән таныштырдылар, музыкаль чыгышларын тәкъдим иттеләр.
Саба районы Мичән авыл җирлегеннән яшь пар Мәскәүдә Бөтенроссия туйлар фестивалендә катнаштылар.
Мичән төп мәктәбе укучылары белән республика күләм икеайлык экологик марафонда актив катнаштылар.
Бүгенге көндә кукурузның Каскад – 166, Каскад -195, Росс -140, Скап 201 сортлары чәчелә.
15 май көнне, 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивале булып узды.
Бүген 2024 елның 16 маенда «Саба-Арена» спорт мәктәбендә «Спорт мәктәбе имиджы – уңышлы педагогик эшчәнлек нигезе» темасына педагогик совет узды. Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды: 1. Спорт төрләре буенча программаларның үтәлешен бәяләү. 2. Квалификация таләпләрен тормышка ашыру, разрядлар бирү. 3. Спортчыларны киләсе елга күчерү һәм әзерлек этабы. 4. Җәйге җыеннарны әзерләү һәм оештыру, җәйге чорга мәктәп эше. 5. Спорт мәктәбе имиджы уңышлы педагогик эшчәнлекнең нигезе. 6. Төрлелэр. Педагогик советта Саба муниципаль районы ОДМС начальнигы Ирек Рамазан улы Гарипов катнашты. Район, республика спорт тормышын үстерүгә зур өлеш керткән тренер-укытучыларны ОДМСНЫҢ лаеклы рәхмәт хатлары белән бүләклэде. Педагогик советта традицион рәвештә узган уку-күнекмә елына нәтиҗә ясадылар, үсеш нокталарын билгеләделәр һәм яңа уку-күнекмә елына максатлар куйдылар. Һәр бүлекчәнең эшенә җентекле анализ ясалды. Ирек Рамазан улы районның гомуми белем бирү мәктәпләре һәм башка спорт мәктәпләре белән хезмәттәшлек итү, «Саба-Арена»УСКда зур ярышлар үткәргәндә тренажер залын һәм урам спорт мәйданнарын куллану турында тәкъдим кертте. Тренер-укытучылар яшәү һәм туклану өчен командировкаларның бәясен арттыру мәсьәләсен карарга тәкъдим иттеләр.