ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2020 ел
җомга

ТАССРның 100 еллыгы һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе барлык теләүчеләрне конкурсларда катнашырга чакыра:

Тэги: ТАССРга 100 ел

16
март, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген район мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгы елын ачуга багышланган чара узды.

Тэги: ТАССРга 100 ел

15
март, 2020 ел
якшәмбе

Дүшәмбе көнне 16.03.2020 16:00 сәгатьтә Район мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгы елын ачуга багышланган чара була. Чакырылучылар исемлеге һәм кунакларны утырту кушымта итеп бирелә.

Тэги: ТАССРга 100 ел

6
март, 2020 ел
җомга

Татар халкының гасырлардан килгән аш-су серләрен саклауда, пропагандалауда, халыкка җиткерүдә аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның өлеше бик зур. Ул киңәшләр һәм ашларны әзерләү ысулларын язып кына калмый, ә бәлки үзе үк бик күп төрле ашамлыклар иҗат итә. 5 март көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә әзерләгән "Ягез әле, әбиләр!" дигән конкурс булып үтте. Конкурсның турлары татар халык ашларына нигезләнеп сайланган иде. Китапханәче «Татлыдан татлы – ни татлы»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Конкурста «Бәлешләр» һәм «Коймаклар» дигән ике команда катнашты. Катнашучылар өчен биремнәр эчтәлекле һәм танып-белүле иде, алар кроссвордлар чиштеләр, сүзләр төзеделәр, табышмакларга җавап бирделәр. Барлык конкурсларның нәтиҗәсе –  дуслык җиңде! Конкурста катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Соңыннан «Яраткан ризыгым» конкурсына йомгак ясадылар һәм оста хуҗабикәләр пешереп алып килгән ризыклар белән чәй эчтеләр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге ТАССРга 100 ел

5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына  әзерлек кысаларында, Эзмә авыл жирлегенең Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан бу тарихи вакыйгага багышланган стенд ясалып мәдәният йортына урнаштырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге ТАССРга 100 ел

2
март, 2020 ел
дүшәмбе

2 март көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе «Читайка» клубы әгъзалары өчен ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Язгы ташкын»дип исемләнгән викторина үткәрде. Чараның максаты- Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, аның тарихи үткәне, бүгенгесе, мәдәнияте, икътисады, табигате белән танышу; гражданлык позициясе формалаштыру; укучыларны табигатьне сакларга өндәү. Чара башында катнашучылар уен шартларын игътибар белән тыңладылар. Беренче турда барлык укучылар да катнашты. Алар тәкъдим ителгән сорауларга җавап бирделәр һәм дөрес җавап бирүчеләр викторинаның 2 турына узды. Чара ахырында катнашучылар Иске Имән турында хикәя тыңладылар, ул үз тамырлары турында онытмаска, ягъни туган як тарихын белергә һәм истә тотарга чакыра.

Тэги: ТАССРга 100 ел Шемордан Шәмәрдән

28
февраль, 2020 ел
җомга

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «100 легендар бренд» халык тавыш бирүенең беренче этабында 57 җиңүче билгеле булды. Исегезгә төшерәбез, проектның инициаторы – «Комсомольская правда-Казан».

Тэги: Мишә авыл җирлеге ТАССРга 100 ел

27 нче февраль көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстанның музыкаль мирасы» тематик концерт-әңгәмә узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге ТАССРга 100 ел

27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Саба районы Сабабаш төп мәктәбендә ТАССРның 100елыгы, районыбызга 90ел тулу уңаеннан класс сәгатьләре ,сборлар үтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе ТАССРга 100 ел #SABA 90

26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

26 февраль көнне Саба район китапханәсендә “Мишә дулкыннары” әдәби клубының чираттагы утырышы узды. Бу чара балалар язучысы Газиз Нәбиулла улы Нәбиуллинның 100 еллык юбилеена багышланды . Язучылар Газиз Нәбиуллин белән бәйле иң якты истәлекләрне, вакыйгаларны сөйләп уздылар.
Ул бүген безнең арада булмаса да, аның исеме, шигырьләре, хикәяләре, сәхнә әсәрләре, шулай ук  район газетасы белән бәйле булган эшчәнлеге әдәбият сөючеләрнең, якташларының хәтерендә  яши.

Тэги: ТАССРга 100 ел Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International