Авыл китапаханәләрендә Пушкин көне

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә. Юкка гына түгел, әлбәттә. Нәкъ 6 июнь көнне (яңа стиль буенча) 1799 елда Мәскәүдә бөек рус шагыйре А.С. Пушкин туа.


Шул уңайдан Шәмәрдән балалар китапханәсенә “Салават күпере” мәктәп яны лагерында ял итүче балалар килде. Алар өчен бөек рус шагыйре А.С.Пушкин әкиятләре буенча «И кот ученый свои мне сказки говорил» - әдәби уены үткәрелде. Балалар бик теләп “Пушкин әкиятләре белгече”, “Табылдыклар бюросы”, “Тылсымлы сүзләр”, “Әкияти математика” конкурсларында катнаштылар, “Золотая рыбка” сүзеннән яңа сүзләр төзеделәр, Пушкин шигырьләрен сөйләделәр. Филиппов Фатих, Галиахметов Наил, Морозов Богдан һәм Биктина Сумайа җиңүчеләр булып танылдылар. Җиңүчеләргә призлар, башкаларга конфетлар бирелде.

Югары Шытсу авыл китапханәсендә А.С.Пушкиннның туган көне билгеләп үтелде. Быел китапханәдә Пушкин көне “Рус әдәбиятенә нигез салучы”исеме астында “Рус шигърияте кояшы” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтүләр белән башланып китте. Китапханәче презентация күрсәтеп А.С.Пушкинның кыскача биграфиясе һәм дә иҗаты турында сөйләде. Пушкинның иң танылган әсәрләре буенча викторина үткәрелде. Кичә ахырында сүз китап укучыларына бирелде. Алар “А.С.Пушкин сезнең өчен кем ул?” дигән сорауга җавап бирделәр. Һәркем үз фикерен әйтте, Пушкинның яраткан шигырьләрен яттан сөйләделәр, әкиятләрен искә төшерделәр.

 

Иске Икшермә авыл китапханәсендэ бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне уңаеннан «6 июнь-Россиядә Пушкин көне» темасына китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәгә куелган китапларга күзәтү ясалды.

 

Бөек рус язучысы А.С. Пушкинның туган көне уңаннан Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан Юлбат төп мәктәбе каршында эшләп килүче “Хыял” лагерына йөрүче балалар арасында шигырь сөйләүчеләр конкурсы үткәрелде. Конкурс күңелле уен – ярышлар, күмәк музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Һәр катнашкан балага истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International