Укучыларының эмоциональ-шәхси кичерешләрен ачыклау мониторингын һәм укучы-лар, студентлар өчен психик актив матдәләргә тартылуны алдан кисәтү буенча тестны эшкәртү һәм нәтиҗәләр чыгару

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе
Саба муниципаль районында мәктәп һәм балалар бакчасында эшләүче педагог-психологлардан торган «Эш төркеме» төзелгән иде. Әлеге «эш төркеме» сентябрь, октябрь айларында мәктәпләрдә балалар һәм яшүсмерләргә педагогик-психологик ярдәм күрсәтү, гаиләдә начар мөнәсәбәтне алдан ачыклау өчен мониторинг һәм укучылар, студентлар өчен психик актив матдәләргә тартылуны алдан кисәтү буенча тест үткәрүне оештырды. 22-23нче октябрь көнне Мәгариф идарәсе методист-психологы Алисә Гимадиева һәм педагогик-психологик үзәк җитәкчесе Алинә Ногуманова җитәкчелегендә район укучылары эшләгән тестлар эшкәртелде һәм анализ ясалды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International