2011 елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында Бөек Ватан сугышының тәмамлануына 79 ел тулу уңаеннан, баскетбол буенча ачык турнир

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

2024 елның 28 апрель  көнендә Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2011 елда туган һәм аннан кечерәк кызлар арасында баскетбол буенча ачык турнир  булып узды.  Ярышта барлыгы 5 команда катнашты: ДОПЦ “Батыр” Кукмара шәһәре (“Рыси” командасы),   Югары Кукмара урта мәктәбе (“Большак” командасы), Балтач спорт мәктәбе (“Балтач” командасы)  һәм “Сабантуй” спорт мәктәбе.

Уен нәтиҗәләре буенча, Кубокны  Балтач командасы  алды, ул  яхшы уен күрсәтеп, гадел рәвештә беренче урынны алды. Икенче урынга "Сабантуй" командасы лаек булды. Пьедесталның өченче санында “Рыси” командасы  калды.

Барлык  уенчыларга ярышта  катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез, җиңүчеләрне һәм призлы урын алучыларны  котлыйбыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International