Тыл ветераннарын котлау

2024 елның 29 апреле, дүшәмбе

26 нчы апрель көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгын каршы алырга әзерләнгән көннәрдә, “Сабинское МПП ЖКХ” акционер җәмгыяте Генераль директоры И.Г. Хәбибуллин, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Н.Н. Заһидуллин,  башлангыч хәрби әзерлек фәнен укытучы И.Г. Хәлимов һәм юнармиячеләр Килдебәк авыл җирлегенең Мәртен авылында яшәүче тыл ветераны Хәйретдинова Җиһания Хәйретдин кызының һәм Туктар авылында яшәүче Кадыйрова Нурзия Хәлим кызының хәлен белделәр. Кунаклар Җиһания әбине һәм Нурзия әбине якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәм белән котладылар һәм Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миннихановның котлау открыткасын һәм бүләген, шулай ук Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миннихановның күчтәнәчләрен һәм котлауларын тапшырдылар. Очрашу барышында тыл ветераннары сугыш чорында тылдагы хезмәтләре турындагы хәтирәләре белән уртаклаштылар һәм бүгенгесе көндә ничек яшәүләре турында сөйләделәр. Кунакларны озатканда әбиләр барыбызгада сәламтлек һәм ил-җирләребезгә тынычлыклар теләп калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International