Без - Тукай варислар

2024 елның 28 апреле, якшәмбе

26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Ул татар әдәбиятына милли шигърияткә нигез салган бөек халык шагыйре буларак кереп калды. 26 апрельдә Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә мөдире белән берлектә, балалар өчен бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан «Без - Тукай варислар» исемле әдәби сәгать үткәрделәр. Чара барышында балалар бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм әсәрләре белән таныштылар. Әлеге чарадан балалар Габдулла Тукайның өлкәннәргә дә, балаларга да бертигез кадерле шагыйрь икәнен аңладылар. Аның иҗаты туган якның матурлыгын күрергә, яхшылыкның кадерен белергә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. Чара барышында татар көйләре, шагыйрьнең шигырьләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады, шулай ук балаларга «Тукай дөньясы» дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International