26 нчы апрель көнне Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына быел 138 ел була.

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

26 нчы апрель  көнне Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына быел 138 ел була.  Шушы уңайдан, бүген "Яшьлек" яшьләр үзәгендә шагыйрьнең иҗатын сөюче балалар белән шигырь конкурсы үткәрелде.  Шулай ук балаларга Тукайның тормышы турында кызыклы вакыйгалар сөйләнде, "Шүрәле" әкияте күрсәтелде.  Шагыйрьнең шигырләрен иң яхшы  сөйләүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International